Яшел Үзән районында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр дәвам итә
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев ТР ТКХ фонды генераль директоры Айрат Әбүзәров белән берлектә Васильево шәһәр тибындагы бистәдәге йортларны – Волжск һәм Мәктәп урамнары буйлап, шәһәрдә – Комаров, Хаҗиев, Космонавтлар, Карл Маркс, Туктаров урамнарын карап чыктылар.
Төрле елларда төзелгән йортлар – эшләр планы һәр МКД өчен үзенеке формалаша.
Подрядчы оешмалар вәкилләре белән бергә эшләрнең барышы турында фикер алыштылар.
Космонавтлар урамындагы 15нче йортта стеналарны җылыту буенча яңа технологияләр кулланып лифт шахтасы ремонтлана. Капремонт буенча исемлеккә подъездларны, түбәләрне, фасадларны, подвалларны, фундаментны, су белән тәэмин итү системаларын, су чыгару, электр белән тәэмин итү системаларын ремонтлау керә.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев