Яшел Үзән районында кеше үлеменә китергән янгын очрагы
Бишенче янгын корбаны
Узган бәйрәм һәм ял көннәрендә Яшел Үзән районында 3 янгын чыккан. Корбаннарсыз да булмаган.
67 яшьлек ир-ат Ленин урамындагы 1а йортында янгында һәлак була. Йортның икенче катындагы бүлмәләрнең берсендә янгын төнге өчләр тирәсендә чыга. Төтенне күршеләр күргән. Алар үзләре бүлмәгә кереп, аннан исерек хәлдә булган ир-атны алып чыккан.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндерә. Бүлмәдә иске әйберләр янган, стеналарга зыян килгән. Әмма коридор идәнендә шул ук ир-ат табыла, ул, күрәсең, ниндидер бер мизгелдә уянган һәм аңсыз хәлдә кире кереп, төтендә тончыккан.
ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тикшерүчеләренең беренчел мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе – һәлак булучының сүндерелмәгән тәмәкесе.
2024 елның ике ае эчендә Яшел Үзәндә биш кешенең янгыннарда гомере өзелде инде. Былтыр бу вакытта бер генә үлем очрагы да булмаган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре халыкны сак һәм уяу булырга чакыра. Исерек килеш өйдә тәмәке тартмаска кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев