Яшел Үзән районы спортчысы – джиу-джитсу буенча Дөнья беренчелеге җиңүчесе
Васильево 2нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Валерия Нойкина 16 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында джиу-джитсу буенча не-ваза дисциплинасында дөньяда иң яхшы спортчы дип табылды.
Ярышлар Грециянең Ираклион шәһәрендә узды.
Валериянең тренеры – Исламкулов Наил Камил улы. Ул төрле дәрәҗәләрдә танылган спортчыларның зур плеядасын тәрбияләгән.
Алга таба яшүсмернең өлкән төркем көндәшләр белән Дөнья Беренчелегендә ярышасы бар.
Валерия һәм аның тренеры Наил Исламкуловны җиңүләре белән котлыйбыз!
Васильевоның 2нче спорт мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев