Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районы мәктәпләрендә яңа уку елына әзерлек тәмамлана

Яңа уку елында район территориясендә 42 мәктәп һәм 50 мәктәпкәчә учреждение эшләячәк, мәктәпләрдә 20 меңнән артык укучы белем алачак, шуларның 2 меңе беренче сыйныф укучылары.

  • Республика җитәкчелеге ярдәмендә 37нче һәм 38нче балалар бакчаларында капиталь ремонт ясалды.
  • Октябрьский бистәсендә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасының яңа бинасын төзү төгәлләнеп килә. Зур Ключи, Татар Танае һәм Октябрьск мәктәпләрендә азык-төлек блокларына ремонт ясалды. Барлык мәктәпләрдә дә уку сыйныфларында косметик ремонт үткәрелде.
  • Белем бирү оешмаларының уку елына әзерлеген тикшерү максатларында 18 августтан 20 августка кадәр башкарма комитет, Финанс-бюджет палатасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге, мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы хезмәткәрләре керә торган комиссия тарафыннан мәгариф оешмаларын кабул итү планлаштырыла. Кабул итү нәтиҗәләре буенча актлар төзеләчәк.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев