Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районы Карамалы Тау авылында 31 яшьлек ир әнисенең сәламәтлегенә авыр зыян салган

3 - 9 мартта эчке эшләр бүлегендә 32 җинаять теркәлгән.

Шуларның 24е – шәһәрдә, 8е районда булган. 15 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә алдан уйлап авыр зыян салу, 1 талау, 11 урлау, 12 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак булган.

Яшел Үзәндә яшәүче, беркайда да эшләмәүче 47 яшьлек ир хатынын кыйнаган. Нәтиҗәдә, кабыргалары сынып, пневмоторакс алган 47 яшьлек хатын-кызны травматология бүлегенә китергәннәр.

Карамалы Тауда 31 яшьлек ир 55 яшьлек әнисен кыйнап, аның сәламәтлегенә авыр зыян салган.

Гагарин урамында 40 яшьлек ирнең телефоны таланып, аңа 10 мең сумлык зыян китерелгән. Моны 31 яшьлек яшел үзәнле кылган.

Төзүчеләр проспектындагы балалар кибетеннән 18994 сумлык товар урланган. Моның буенча Брянск өлкәсендә һәм Белоруссиядә яшәүче ике ир шик астына алынган.

Королев урамында беркайда да эшләмәүче 29 яшьлек яшел үзәнле наркотик матдә белән тотылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев