Яшел Үзән район үзәк хастахәнәсенең хирургия корпусында капиталь ремонт дәвам итә
Ремонт эшләре берничә этапта алып барыла.
Узган көздә монда ОНМК белән авыручылар өчен неврология бүлеге күченде, хәзер төзүчеләр бинаның калган өлешләрен ремонтлый. Шул исәптән, корпусны тышлау эшләре дә төгәлләнеп килә.
Хастаханәнең ике катында эчке эшләр бара. Бүлекләрдә коммуникацияләр, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды, кислород һәм вакуум станцияләре урнаштырылды, дивар панельләр, яктырту һәм вентиляция системалары монтажланды.
Алдагы көннәрдә хастаханәнең болдыры белән пандусына капиталь ремонт ясалачак һәм территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк.
Барлык эшләр график буенча бара. Ремонтны агымдагы ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев