Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә яңа травматолог-ортопед

Таныш булыгыз: Кирилл Владимирович Усов.

Яшел Үзән егете, 1нче лицейны тәмамлаган. Казан дәүләт медицина университетында безнең хастаханәдән максатчан программа буенча укый. Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә ординатураны тәмамлый, моннан тыш, уку вакытында шәһәрнең травматология пунктында эшли. Хәзер Кирилл Владимирович анда дежурлык итүен дәвам итә һәм Мирныйдагы 3нче поликлиниканың травмпунктында авыруларны кабул итә.

Шәфкать туташының улы һәм балачакта ук табиб булырга тели. Кешеләргә ярдәм итәргә хыяллана һәм травматологиядә үз һөнәрен таба. Бәрелүләр, имгәнүләр – аның эш көне кеше җәрәхәтләреннән тора, һәм ул көн саен үз пациентларының хәлен җиңеләйтергә тырыша. Ә алар үз чиратында аңа рәхмәтен белдерә.

- Алда кыш, бик игътибарлы булыгыз, бигрәк тә көчле бозлавык булганда. Һәм сезнең тормышыгыз имгәнүләрсез булсын! – дип яшел үзәнлеләргә яңа травматолог теләкләрен җиткерә.

Бу хакта район үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев