2026 нчы елда Яшел Үзән медицина көллиятендә яңа әзерлек юнәлеше — «Ортопедик стоматология» ачылды. Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә, шәһәр стоматология поликлиникасы базасында булачак теш техникларына белем бирелә.
Булачак медицина хезмәткәрләре практикага һәр көн килә. Алар өчен лабораториядә аерым кабинет җиһазландырылган, анда һөнәрне үзләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Ике еллык уку дәвамында студентлар штампланган коронкалар һәм салып-алмалы протезлар ясаудан алып керамика һәм бюгель протезлары белән эшләүгә кадәр юл узачак.
Көллият һәм хастаханә хезмәттәшлеге таләп ителгән белгечләрне турыдан-туры стоматология поликлиникасы стеналарында әзерләргә мөмкинлек бирә.
ЗЦРБ
Нет комментариев