Яшел Үзән мәктәпләрендә финанс белеме буенча дәресләр узды
Финанслар белән ничек дөрес эш итәргә? Нәрсә ул «куркынычсызлык мендәре»? Ничек бай булырга? – Әлеге сорауларга җаваплар 14нче лицей, 7нче һәм 17нче мәктәп укучылары өчен финанс белеме буенча дәресләрдә яңгырады.
Бу дәресләрдә ТР Яшел Үзән муниципаль районы депутаты, «Зәңгәр кош» мәгариф үзәкләре директоры, Яшел Үзән районы эшмәкәрләренең хокукларын яклау буенча Рәис каршындагы вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый вәкиле Альбина Динмөхәммәтова чыгыш ясады. Ул үзенең шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Укучылар финанс белемле кешенең 6 күнекмәсен истә калдырды, киләчәк кертемнәрне фаразларга һәм чыгымнарны планлаштырырга ярдәм итә, шәхси бюджетны булдыра торган финанс планын төзүнең мөһимлегенә ышанды.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев