Яшел Үзән яшьләре ГТО тапшыруларын дәвам итә
Яшәеш

Яшел Үзән яшьләре ГТО тапшыруларын дәвам итә

Бу юлы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура-спорт комплексы программасын «Форпост» иҗтимагый хокук тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге активистлары узды.

Чараны 5нче гимназия базасында «Демография» милли проектының спорт-сәламәтләндерү программасы кысаларында үткәрделәр.

Балалар нормативларны уңышлы тапшырды, физик әзерлекнең яхшы дәрәҗәсен күрсәтте һәм уңай эмоцияләр белән тулыландылар!


Нет комментариев