Яшел Үәзндә тагын янгын очрагы
01 12 – 18 июньдә янгын сүндерүчеләр 23 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 12се ялган булган. 7 янгын очрагы теркәлгән.
Карамалы Тауның Гвардейская урамындагы йортта электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә үтәмәүдән янгын чыгып, верандага зыян килгән. Бу янгында йорт хуҗасы – 79 яшьлек ирнең куллары пешкән.
«Аленка» утравында билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан янгын чыгып, 4 дача йорты һәм 4 сарай янган.
Б.Урманче урамының 6нчы йортындагы бер фатирда саксыз тәмәке тартудан ут чыккан. Нәтиҗәдә балкон һәм кухня янган, коткару җайланмасы ярдәмендә ваннада табылган ир белән диван янында идәндә яткан хатын-кыз чыгарылган һәм медиклар кулына тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев