Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа туган сабыйны хастаханәдән чыгарганда анасы вафат була

«Аның түбән плацента һәм зур яралгы иде. Бу – кесарев кисеме өчен турыдан-туры күрсәтмә», – дип искә ала мәрхүмәнең анасы.

Краснодарда 35 яшьлек Анастасия үлеме сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Ул 2023 елның августында хастаханәдә бала тудыргач үлгән. Туганнары табибларны гаепли, алар кесарев кисемен вакытында ясамаганнар, дип саный. 

«Аның түбән плацента һәм зур яралгы иде. Бу – кесарев кисеме өчен турыдан-туры күрсәтмә», – дип искә ала мәрхүмәнең анасы Лариса. Ул үзе дә күп ел табиб булып эшләгән – ни сөйләгәнен белеп сөйли, диелә хәбәрдә.

Анастасия йөкле вакытын нормада уздыра, бар да тәртиптә була. Хастаханәгә салганда табиблар кесарев кисеме турында уйламый да, табигый юл белән табачак, дип билгелиләр. Ләкин план барып чыкмый. Бала тугач, пациентның каны китә, аны туктата алмыйлар.

Бу хәлләр 5 көн дәвам итә. Анастасиянең туганнары ярдәм сорап социаль челтәрләргә яза, донор каны җыялар. Битараф булмаган кешеләр яшь ананы коткарып калыр өчен тырыша.

«3 литр салалар, 1,5 литр чыга. Шулай итеп бертуктаусыз. Бу процессны туктата алмыйлар», – ди Лариса.

Шулай итеп Анастасиянең каны сыекланып бетә, тромблар барлыкка килә, алар кан тамырларын томалый. Яшь әни үлә. Яңа туган сабыйны хастаханәдән чыгарганда анасы исән булмый инде.

Лариса сүзләренчә, алардан гафу үтенүче дә юк. Анастасиянең 11 яшьлек олы кызы бар, ул әбисе белән яши. Нәни кызы әтисе белән яши, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев