Яңа атна безне нинди һава торышы белән сөендерер, синоптиклар фаразына күз салыйк
Яшәеш

Яңа атна безне нинди һава торышы белән сөендерер, синоптиклар фаразына күз салыйк

Бүген, 15 октябрьдә, чираттагы циклонның җылы атмосфера фронты нәтиҗәсендә республикада бераз яңгыр ява.

Төнлә +2дән +7 градуска кадәр көтелә. Көндез +12, +17 градуска кадәр җылыта.

Синоптиклар фаразлавынча, киләсе атна башында, дүшәмбе, 16 октябрьдә, явым-төшемнәр бик аз. Көндез +12дән +17 градуска кадәр булыр дип көтелә.

Сишәмбе, 17 октябрьдә, республикага яңгыр һәм көчле җил белән салкын атмосфера фронты якынлашачак, температура фоны +8, +13 чикләрендә фаразлана. 


Нет комментариев