Ялларда Татарстанда яңадан боз яңгырлары көтелә
Яшәеш

Ялларда Татарстанда яңадан боз яңгырлары көтелә

Синоптиклар хәбәр итүенчә, Татарстанда шимбә һәм якшәмбе көннәрендә явым-төшем шактый күләмдә булачак. Ике көндә айлык норманың 25 %ка якыны явачак.

Якшәмбе көндез һава температурасы нульгә кадәр җылыначак. Дүшәмбе көнне кискен салкыннар көтелә, юлларда бозлавык булачак, - диде КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

Спикер билгеләп үткәнчә, Казанда декабрьдә явым-төшемнең айлык нормасы 43 мм тәшкил итә. Хәзер нормада уртача тәүлеклек температурасы - 8, -9 градус салкын.


Нет комментариев