«Ялгыз кешегә бер иптәш кебек ул «Яшел Үзән»
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Иии, кызлар, сезнең белән бер елның узуын сизмибез дә бит. Чынлап менә, һәр җомга почтальоныбыз гәҗит китергәнне зарыгып көтеп алам. Ялгыз кешегә бер иптәш кебек ул «Яшел Үзән». Укыйм, сөйләшәм, фикеремне җиткерәм. Читтән берәү карап торса, башы киткән ди инде. Республика матбугатын да алдырам, әмма үзебезнеке күпкә күңелгә якын. Чөнки районыбыз яңалыклары, таныш гаиләләр, гыйбрәтле язмышлар, барысы да бар. Газетагыз чыгудан туктый күрмәсен берүк, аннан шулай тәфсилләп авылларыбыз турында кем язар? Таныш-белешләрнең туган көннәре кайчан булуын кайдан белербез? Үзем олыгая барсам да, «Яшел Үзән» яшәсен! Бар теләгем шул, яратып укыйбыз, сагынып көтеп алабыз. Минем фикеремне күп укучылар хуплар дип ышанам.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев