Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташыбыз «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага Татарстан Рәисе Рәхмәт хаты бирделәр

«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлеваның «Көз дә матур, без дә матур әле» дип аталган зур иҗат кичәсе-юбилей бенефисы узды.

Радиоалгычларны «Тәртип» дулкыны ешлыгына көйләп кую белән, көн саен аннан әдәби-мәдәни, әхлакый һәм башка бихисап темаларны күтәргән тапшыруларны тыңлыйбыз. Радио хезмәте бер караганда гына журналистиканың бер җиңел өлкәсе төсле, программаларны әзерләү дә, монтажлау да һәм микшерның күпсанлы боргычларын көйли-көйли халыкка җиткерү дә ай-һай күпме тырышлык вә фидакарьлек таләп итә. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Тәртип» радиосында бөтен шушы процесслар өчен җанатып торучы – баш мөхәррир Ризәлә Исмәгыйлева. Кичә Ризәлә ханым Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә үзенең юбилей бенефисы форматында зур иҗат кичәсен үткәрде.

Җырлы-моңлы, биюләргә бай, нәфис шигърият белән сугарылган кичә тамашасы Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле «Яшьлек» композициясе белән башланып китте.

Иҗат кичәсе уңаеннан мөхтәрәм коллегабызны мәртәбәле кунаклар – «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Илдар Миргалимов һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та тәбрикләделәр.

Сөенечле вакыйга – Ризәлә Котдусовнага ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылды. Ихлас котлыйм һәм яңадан-яңа иҗат балкышлары телим.

«Сезне «Татмедиа» агентлыгы һәм җитәкчебез Айдар Сәлимгәрәев исеменнән күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезнең исемегез татар журналистикасы өлкәсендә, татар музыкасы өлкәсендә яхшы таныш. Сез – киңкырлы белгеч, профессионал дәрәҗәләргә ирешүегез дә билгеле. Сез – максатчан, фикерле. Хезмәтегезне югары бәялибез», – диде Илдар Флүс улы сәхнә түреннән.

Илдар Миргалимов шулай ук «Тәртип» радиосы белән Ризәлә Исмәгыйлева аерылгысыз булуын билгеләп үтте.

«Тәртип» радиосы дигәч тә, Ризәлә ханым күз алдына килеп баса, ә ул дигәндә «Тәртип»не күзаллыйбыз. Хәзерге татар телендә «тәртип» сүзе яңа төсмерләргә ия булды. Алга таба да шулай матур итеп эшләргә насыйп булсын», – диде ул.

Мәһабәт залны тутырып килгән тамашачылардан сорасак та, «тәртип» дигәч тә, хәзерге көнне радио, андагы тапшырулар һәм алыштыргысыз баш мөхәррире күз алдына киләдер.

«Безнең «Татмедиа»да бик күп газеталар, журналлар нәшер ителә, радиолар һәм телевидениеләр эшли. Менә безнең хөрмәтле Рәисебезнең булышуы нигезендә 4 ел элек безгә «Тәртип» урнаштырылды. «Татмедиа»да «Тәртип» барлыкка килде. Һәм шуннан соң без Ризәлә Исмәгыйлевалы һәм «Тәртип»ле «Татмедиа». Бөтен коллектив, журналистлар исеменнән сәламәтлек, иман ныклыгы, мәхәббәт һәм эшегездә уңышлар телисебез килә», – диде Шамил Мөхәммәт улы.

Ризәлә Исмәгыйлеваның тормышына, аның иҗат дәрьясендәге балкышына багышланган кичә үзе язган шигъри тәлгәшләр, аның сүзләренә талантлы композиторлар иҗат иткән җырлар белән үрелде.

Кичәдә Ризәлә ханымның тормыш юлы белән танышып килдек. Залда аның газиз әнкәсе, туганнарыннан торган, Яшел Үзәннең Зур Күлбаш авылыннан «Авылым җәүһәрләре» ансамбле дә бар иде.

– Акпагым, үзебезнең гөрләп торган Күлбашыбыздан арытаба да гөрләтеп-дөрләтеп яшик әле дип, башкалада яшисең, ә без – авылда. Милләтемне, радиомны саклыйм, дип гомер итәсең, апам. Алга таба да безгә бергә-бергә югары үрләр яулап, зур уңышларга ирешеп, гаиләбездә кайгы-хәсрәтләр булмыйча, милләтебезгә хезмәт итәргә язсын. Балалар һәм оныклар шатлыкларына сөенеп яшәүне Ходай Тәгалә насыйп итә күрсен, – диде Яшел Үзән районының Зур Күлбаш авыл мәдәният йорты мөдире Гөлчәчәк Исмәгыйлева.

Иҗат кичәсендә Ризәлә апаның бәхетле булуына, бүгенге тормышыннан ямь табып яшәвенә инандык. Хәер, алтын юбилеена да ул фидакарьлек, гамьле яшәеш белән килеп җиткән.

Ризәлә ханым тормыш иптәше белән.

Әле мәктәптә укыганда ук аның тавышы көчле булганга, Советлар Союзы дәверендәге радио өлкәсенең иң күренекле дикторы Левитанга тиңләгәннәр һәм шаяртканнар, дип сөйләделәр сәхнәдә. Мәктәптә укыган чорында ук ТАССРның Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазен алган. Укытучы булып та эшли Ризәлә апа, Казанның педагогия көллиятен дә тәмамлый. Мактаулы хезмәт куя ул. Ә радиожурналистикада ул 25 ел икән.

«Тәртип»сезләрне тәртипкә утыртучыга» теләкләр менә шундый

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров:

– Гомер бәйрәмегез белән, Ризәлә ханым! Татарстандагы «Тәртип»леләр исеменнән генә түгел, ә читтә, дөньяның төрле почмакларында яшәүче «Тәртип»ле милләттәшләребез исеменнән котлыйбыз. Алар илебезнең төрле төбәкләрендә, чит илләрендә сезнең турыда беләләр. Татар дөньясы, дигән вакытта, Ризәлә Исмәгыйлеваны белмәгән, аның тавышын радиодан ишетмәгән кеше сирәктер. Сез – абруйлы шәхесебез, күз алдына китерегез: өч дистә ел үзегезнең гомерегезне радиога тапшырып, кыйблабыздан тайпылмыйча, тугры булып халкыбызга хезмәт итәсез. Киңкырлы, күпкырлы шәхес сез. Сез бит әле бик көчле, тирән мәгънәле шигырьләр яза торган шагыйрә дә, нәфис сүз остасы да, җәмәгать эшлеклесе дә. «Тәртип»сезләрне тәртипкә утыртучы принципиаль оештыручы да сез! Бәйрәмегез котлы, мөбарәк булсын! Сез халкыбызга кирәк! Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара берлегенең иң дәрәҗәле Халыкара медален без сезгә узган юбилейда тапшырдык, ә бүген ТР Премьер-Министры урынбасары, БТК Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Котлау хатын һәм махсус, яңа гына Чистай заводыннан «Ризәлә Исмәгыйлева» дигән кул сәгатен бүләккә алып килдек.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин исә Ризәлә Котдус кызын район хакимияте исеменнән котлады һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән хөрмәтләде:

– Ризәлә ханым, сезне чын күңелдән котлыйм һәм Яшел Үзән башлыгы Михаил Павлович Афанасьевның тәбрикнамәсен укып ишеттерәм:

«Ризәлә Исмәгыйлева – Яшел Үзән районының Зур Күлбаш авылында туып-үсеп, бөек дәрәҗәләргә ирешеп, бүгенге көндә шәһәрдә телебезне яклап-саклап, шул ук вакытта авылы өчен янып яшәүче тырыш кеше, оста журналист, танылган шагыйрә. Бер сүз белән генә әйткәндә – безнең горурлык. Безнең йөрәкләрне җылытып, алга таба да шундый тәмле, баллы тавышыгыз белән радиоалгычлар сөйләп торырга язсын».

Ризәлә Исмәгыйлева да «Рәхмәт сезгә. Иң зур тәбрикләү – үзеңнең туган ягыңнан килгән тәбрикләүдер. Бөтен кешегә рәхмәт. Ләкин, әгәр дә үз авылың, үз җирлегең сине зурламаса, үзеңне бик ким-хур, дип саныйсың. Гарчә, сине әллә кайларда, әллә кемнәр олыласа да. Рәхмәт бик зур, үзегезне Аллаһы Тәгалә зурласын!»

Атаклы галим, «Тәртип»тә матур итеп сөйләшергә өйрәтә торган тапшыруның авторы һәм алып баручысы Рүзәл Йосыпов:

– «Тәртип» радиосы – безнең татар халкының теле, мәдәнияты үсешендә рухи азык. Һәм бу азыкны безгә чәчми-түкми тәмле итеп биреп торучы Ризәлә ханым ул. Мин сезгә изге теләкләр телим, уңышлар сезгә!

Татарстан Республикасының Халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина:

– Мин бик рәхмәтлемен, бигрәк тә «Тәртип» дулкыннары аша өлкән артистларыбызның җырларын биреп торалар. Инде бу дөньядан мәңгелеккә күчкәннәрен дә онытмыйлар. Олуг, бөек җырчыларыбызның мәдәни мирасын саклауга лаеклы өлеш кертә Ризәлә. Минем бер яраткан теләгем бар, бөтен теләкләрне монда әйттеләр, мин сиңа Линарың белән тигезлек телим һәм балалар шатлыкларына куанып, рәхәттә яшә.

Зөһрә апа Ризәлә ханымны котлап «Бер вакыт кына» һәм «Яшәп туймадык әле» дигән легендар хитларын башкарды.

Шулай ук Ризәлә Котдус кызына җыр-моңнары аша матур-матур теләкләрен популяр сәхнә йолдызлары җиткерде. Алар арасында Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Гыймаева һәм ТР Халык артистлары Рәсим Низамов һәм Айгөл Бариева да бар иде.

Җырчыларның күбесе Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Ә Айгөл Бариева «Елдан-елга нечкәрәсең, күңел» җырының премьерасын ясады. Җырга көй язган композитор Алсу Салихова да залда утыра иде.

Чәчәкләр, гөлләмәләр сәхнәгә мендерделәр дә мендерделәр! Бу күренеш бәйрәм конвейерын хәтерләтте хәтта ки, иптәшләр! Сәхнәнең як-ягындагы менү өлешләрендә халык чиратка басып торды.

Ризәлә ханыма коллегалары, Татарстан радиоларының баш мөхәррирләре дә изге теләкләрен әйттеләр, ихластан ихтирамнарын белдерделәр. Алар аны искиткеч дәрәҗәдә тәвәккәл, максатчан һәм көчле рухлы булуын әйттеләр. Котлаучылар арасында Ризәлә апаны «милләт анасы» дип атаучылар да булды. Уңган, соклангыч дәрәҗәдә сәләтле һәм радио өчен янып торган шәхескә бу исем – җисеменә туры килә шул.

Бәхетле затның юбилее менә шундый була!

Заманында радиода эшләп, хәзер әдәби иҗат эше белән мәшгуль Әлфия апа Ситдыйкованың шундый сүзләре исемдә калган:

«Газетада материал чыга икән, халык аны бүген булмаса, иртәгә укый ала, ә радиотапшыруларны тыңларга вакыт тапмый икән, синең эшең җилгә очты, дигән сүз. Ә шушы материалны әзерлим дип үткән көннәреңне, куелган тырышлыкны үзең генә беләсең».

Минемчә, чыннан да шулай ул. Ә «Тәртип» радиосы – бу җәһәттән ифрат бәхетле радио. Аны көтеп ала торган аудитория бар. Татар аудиториясе – ул гаять иҗади җанлы, хөрмәтле карашта булган, рәхмәтле була белгән, шул ук вакытта таләпчән тыңлаучылар. Моны үзем дә радиотапшырулар бүлегендә берникадәр тавыш режиссёры буларак эшләгән кеше буларак та әйтә алам. Ә Ризәлә апа «Тәртип» радиосы белән дә, дә шәхси тормышында да бик бәхетле! Тормыш иптәше Линар ага белән уллары Инсаф белән Ильясны үстергәннәр. Инсаф хәзер үзе дә гаиләле, Актаныш кызы Илсинә белән бик матур итеп яшиләр. Инсаф белән Илсинә хәзерге көндә педагогика тармагында, җаваплы вазыйфаларда хезмәт куялар. Кода-кодагыйлары белән дә үтә дә дус-тату гомер итә Ризәлә Исмәгыйлева.

Иҗат кичәсе ахырына якынлашкан мизгелләрне дә сизмәдек, дуслар. Шулкадәр бер сулышта, гамьле һәм күңелле үтте ул.

– Сезгә бик зур рәхмәт, хөрмәтле туганнарым, хөрмәтле тамашачылар, хөрмәтле радиотыңлаучылар, минем бәйрәмемне бергәләп, истәлекле көн итеп калдырырлык үткәрер өчен шушы залга килгәнегез өчен, – дип йомгаклады бенефисын Ризәлә апа.

Фото: Салават Камалетдинов

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев