Якедән Фидаил абый Сафин: «Көнкүрештә кирәкле һәм файдалы бүләгегез өчен рәхмәт яусын»
Без газетабызга язылган һәркемгә рәхмәтле!
Олы Якедән Фидаил абый Сафин газетада үз фамилиясен күргәч, шикләнеп тә куя.
- Әлбәттә инде сөендем, бүләк отуым беренче тапкыр гына әле. Киләчәктә дә җибәрергә кирәк икән. Өйгә газета килмәсә, ял итәргә чама да булмас иде. Көнозын эшләп арыгач, кулга «Яшел Үзән»не алып, районыбыз яңалыклары, хәлләре белән танышабыз. Көнкүрештә кирәкле һәм файдалы бүләгегез өчен рәхмәт яусын, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Фидаил абый.
Редакциябездә тупланган 153 квитанция номерлары барабанда әйләндереп, уйнатылды. Шулай итеп, бүләкләребез хуҗаларын тапты.
Бүген редакциябезгә бүләген алыр өчен чираттагы язылучыбыз – Олы Якедән Фидаил абый Сафин килде. Фидаил абыйга бакча шлангы тапшырдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев