Кече Шырдан халкы махсус хәрби операциядә һәлак булган Султаев Булат Марат улы белән бәхилләште.
Махсус хушлашу митингында военкомат җитәкчелеге, Зеленодольск районы администрациясе, республика җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Хәрби начальник Булатның Батырлык орденын тормыш иптәшенә тапшырды. Булатка нибары 30 яшь иде. 2 сабый ир-бала ятим калды.
Булатның гаиләсенең, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз! Урыны җәннәт түрләрендә булсын! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
Нет комментариев