Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гүзәл Уразова белән тагын күңелсез хәл

Гүзәл Уразова белән тагын күңелсез хәл булган: «Урамдагы чүп чиләген дә актарып чыктык!»

Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова күлмәген югалткан. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрендә сөйләгән.

«Бу күлмәк башка юк. Туймазы концертларыннан соң бу күлмәк юк булды. Ул гадәттәгечә костюм кофрына эленергә тиеш. Минем концерт дәвамында сәхнәгә киеп чыга торган 11 костюмның берсе юкка чыкты. Туймазы Мәдәният сараеның бер генә эзләмәгән почмагы калмагандыр. Хәтта урамдагы чүп чиләген дә актарып чыктык.

Кемгә кирәк булды икән, аңламыйм.. Бу күлмәкнең дизайнердан лекалоларын шалтыратып сораган идем. Анда да мистика. Бөтен күлмәкләрнең фотолары, лекалолары сакланган, ә бу күлмәкнеке юк. Тегелеше буенча авыр күлмәкне рәсеме буенча тегәргә ризалашучылар булмады», — дип язган җырчы.

Алай да Ырынбурда аңа күлмәкне тегеп биргәннәр. Җырчы тегүчеләргә рәхмәт укый.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев