Григорий Лепстан балалары ояла
Артист якыннарының аның студентка Аврора Киба белән романы аркасында шок хәлендә булуын әйтте.
Григорий Лепс Роман Костомаровка «Rutube» платформасындагы «По душам» проектында ачыктан-ачык интервью бирде. 62 яшьлек артист 18 яшьлек студент кыз Аврора Киба белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде, ул аңа быел язын тәкъдим ясады.
Күптән түгел Аврора Лондонга укырга киткән иде. Кыз дизайнер һөнәрен үзләштерә. Григорий сөйгәненең укып бетергәнен һәм кайтканын көтәргә әзер булуын әйтә. Артист иртәгә булса да загска барып Аврорага өйләнә алам, дип ышандыра. Лепсны яшь аермасы бер дә борчымый, аның уртак тормышка зур планнары бар. Ул үзенең сөйгәненә ким дигәндә 10 ел бәхетле тормыш бүләк итәргә җыена.
«Ә аннары нәрсә? Баерак кеше табар», – ди музыкант ачыктан-ачык.
Юлай Низаев әзерләде
Рәүф Идрисов
Өмет
Фото: социаль челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев