Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлназ Асаева: «Бездә – ел фаҗигасе...»

Җырчы, язылучыларын шаккаттырып, социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә бер яңалык белән уртаклашты.

Концертлар сезонының гөрләп торган вакытында Гөлназ Асаева тавышсыз калган.

«Бездә – ел фаҗигасе... Тавышымны югалттым, югары ноталарны бөтенләй ала алмыйм. Бу хәлдән чыгарга тырышабыз, Айтуган ярдәм итәчәк. Тулысынча тере концертны бүген тавышсыз җырлап чыгарга туры киләчәк.

Бүген иртән сөйләшерлек тә тавышым юк иде. Концертны күчерү турында да уйладык, чөнки безнең «плюсовка»ларыбыз юк, минем принцип – нәрсә булуга карамастан, концертларда «плюсовка» кулланмау. Миңа Марат абый Германиядән алып кайткан дарулар ярдәм итте. Аны 2 төймә эчтем дә, азмы-күпме тавышым барлыкка килде. Бу – ниндидер могҗиза», – дип сөйләде Асаева үзенең сторисларында.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев