Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гоголь урамында ир-атка пычак кадаганнар

26 август – 1 сентябрьдә эчке эшләр бүлегендә 46 җинаять теркәлгән. Шуларның 36сы – шәһәрдә, 10ысы районда булган.

15 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 талау, 21 урлау, 17 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.

Гоголь урамында ике шешәдәш арасында ызгыш чыгу нәтиҗәсендә, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 38 яшьлек ир, элек хөкемдә булган беркайда да эшләмәүче яшьтәшенең корсагына пычак кадаган. Җинаятьчене тоткарлаганнар.

Васильевоның Ленин урамында билгесез бер кеше көпә-көндез 37 яшьлек васильеволының планшет, хәрби билет, документлар салынган сумкасын талап алган.

21 августтан 23 августка кадәр чорда 62 яшьлек яшел үзәнлене билгесез затлар, төрле юллар белән алдалап, кредит алуга гаризаны юкка чыгарабыз дип, 2128000 сум акчасын алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев