Гөлсирин Абдуллина кызына исемне ничек сайлаганнарын сөйләде
Моннан бер ай элек әти-әни булган Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллинага "Сылу дип кем кушты?", "Каян таптыгыз?", "Нигә Гөлсылу, Айсылу тугел?", дигән сораулар еш килә икән. Гөлсирин үзенең телеграм аккаунтында сорауларны җыйнап, бер пост белән генә җавап биреп китте.
"Сылу исеме миңа бик күптәннән таныш, һәм якын. Минем карт әбинең (бабайның әнисе) исеме Сылу - Сылубикә иде. Әти-әниләр сөйләве буенча, Сылубикә әби мине бала тудыру йортыннан алып кайткач бик кадерләп, яратып үстергән", - дип сөйли яшь әни.
Гөлсирин сөйләве буенча, йөкле булган вакытта, бер газетадан журналист шалтыратып, җырчының шәҗәрәсе белән кызыксына башлаган. Шул вакытта Гөлсирин "Сылу"ны матур исем дип күңел түрләрендә калдырган.
Гөлсирин "Сылу" исемен Азатка әйтергә куркып та йөргән әле. Берәр атна узгач кына, ул әйтергә булган. Яшь әти исемне шунда ук яратып алган. Сүз уңаеннан, бу вакытта яшьләр кыз яки малай туасын әле белмәгәннәр дә әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев