Гимназиядән 1300 укучыны һәм 87 персоналны эвакуациялиләр
Казанның Минская урамындагы гимназиягә янгын сүндерүчеләр сигнализация кабынгач килгән
Мәктәп бинасында автомат янгын сигнализациясе эшли һәм уку йорты администрациясе 1300 укучыны һәм 87 персоналны эвакуацияли. Урынга янгын сүндерү бүлекчәләре килә. Барлык биналар тикшерелгән, янгын билгеләре табылмаган чакыру ялган булып чыккан.
Мәктәп укучыларын өйләренә кайтарып җибәрәләр, укучыларның бер өлеше каршыдагы балалар бакчасында һәм 15нче лицейда җылына.
Чыганак: region116 телеграмм каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев