Геройларча һәлак булган Илшат Сәйфетдинов күңелләрдә мәңге 28 яшьлек булып калыр
2024 елның 26 июле... Әлеге көнне чәчәк кебек матур чагында гомере киселгән тагын бер газиз баласын Җир-ана үз куенына алды.
Күпме яшәлмәгән гомер, тормышка ашмаган хыяллар, киләчәккә юрап төзелгән матур уйлар үтәлмичә калды. Бер гаепсезгә йөрәгеннән өзелеп төшкән баласын югалткан ата-анага нишләргә кала? Аларга алга таба ничек яшәргә? Түземлек, сабырлыкны каян алырга? Фильмнардан карап, китаплардан гына укып белгән әлеге канкойгыч хәрәкәтне балалар хәзер үз җилкәләрендә татый.
Илшат Сәйфетдинов өлешчә мобилизациянең беренче дулкынына эләгә, 2022 елның сентябрендә «Казан Экспо»га китә. Соңгы сулышына кадәр иңнәренә йөкләнгән бурычны чын геройларча үти!
2024 елның 26 июле көнне Украинада барган махсус хәрби операциядә һәлак булган 28 яшьлек Илдус улы Илшатны туган авылы Олы Яке зиратына җирләделәр. Солдат белән саубуллашырга, аның әти-әнисе, абый-апасы, якыннарының авыр хәсрәтләрен уртаклашырга бик күп халык җыелган иде.
Туганнары, якыннары, авыл халкы өчен чын мәгънәсендә батыр егет, 2009 елда 9нчы сыйныфны тәмамлап, В.П. Лушников исемендәге Казан нефть һәм химия көллиятенә укырга керә, аны уңышлы гына тәмамлый. Хәрби бурычын үтәргә армиягә дә барып кайта. Вакытын бушка әрәм итми, аннан кайткач, Казанда «Казаньоргсинтез» заводына эшкә керә, мобилизация җилләре искәнче, анда 10 ел хезмәт куя. Кешегә күтәрелеп бер генә авыр сүз әйтә белмәгән, мәктәптә укыганда шигырьләр сөйләп, сәнгатьле уку конкурсларында зур урыннар яулаган, спортта гел беренчелектә булган Илшатны авыл халкы бары яхшы яктан гына искә ала. Һичкемгә начарлыгы тимәгән газиз ата-ана 3 баласын үстереп, төпчеген җир куенына салганда, абый-апасы бертуганын югалтуның ачы хәсрәтен татыганда, йөрәк ачынып елый. Йөрәгеңнән өзелеп төшкән балаң хәсрәтен дошманыңа да тели торган түгел.
Гомеренең иң матур вакытында: гаилә корып, сабыйлар сөярдәй 28 яшендә, Ватаны өчен көрәштә геройларча һәлак булган егет үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнде.
Илшат истәлегенә
Тыныч йокла, Солдат, син – чын Герой,
Аяз күкләр өчен көрәштең.
Хәтерләрдә синең әйткән сүзләр:
«Беркем мондый борчу күрмәсен!»
Синдәй әйбәт кешеләр бик аз җирдә,
Бармак белән, бәлки, санарлык.
Кыска гомер, шул чак Бөек тә ул –
Гасырларга язып куярлык!!!
Синең гамәлләрең Ватаныңның
Тынычлыгы өчен юнәлде.
Тыныч йокла, Солдат, җаның-күңелең
Җәннәтләргә алсын юнәлеш...
Ата-ана зарын чиксез галәм,
Төпсез диңгезләр дә сыйдырмый...
Сабырлыктан аермасын Ходай...
Бөтен җиһан бүген зар елый...
Мәңгелек дан сиңа, Герой-Солдат!
Мең кат өлеш бурычың үтәдең.
Горурлык син, үрнәк, бик күпләргә,
Чын батырлык йөзен күрсәттең!
Сыйныфташы Гөлүсә Җиһаншина,
Олы Яке
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев