Гарәфә көн мөбарәк булсын
Атнаның иң зур көне – ҖОМГА.
Елның иң зур киче – КАДЕР КИЧӘСЕ. Елның иң зур көне – ул ГАРӘФӘ - ТАНУ КӨНЕ.
Гарәфә көне — ул хаҗ вакытында хаҗиларның Гарәфә үзәнендә үткәрү көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзенең соңгы вәгазен шушы тауда сөйләгәне мәгълүм. Шуңа күрә бу изге җиргә килеп гыйбадәт кылу изге хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора.
Гарәфә көнендәге уразаның фазыйләте турында хәдистә әйтелә: Сөекле Рәсүлебез: «Гарәфә көнендә ураза тоткан өчен, Аллаһы Раббыбыз үткән һәм киләсе елдагы гөнаһларыбызны гафу итәр, дип өметләнәм» (Мөслим).
️ Әлеге көнне файдасыз рәвештә бушка уздырудан сакланырга кирәк. Гарәфә көнендә ураза тоту, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев