Гаилә белән спортта: Сафиннар ГТО нормативларын уңышлы үтәп, мактаулы билгеләр алды
Яшәеш

Гаилә белән спортта: Сафиннар ГТО нормативларын уңышлы үтәп, мактаулы билгеләр алды

Спорт — гаилә белән!

Бүген горурлык һәм шатлык белән тулы аерым бер көн булды! Без искиткеч Сафиннар гаиләсен тәбрикләдек. Алар сәламәт яшәү рәвешен бергә алып баруның файдалы гына түгел, ә бик күңелле дә булуын дәлилләде. Әбиләр, әти-әни һәм балалар бергәләп ГТО нормативларын тапшырды, дистанциядә бер-берсенә көч бирде, ярдәм күрсәтте. Бүген исә алар.

Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» — ГТОның лаеклы билгеләренә ия булдылар. Бу — барыбыз өчен дә искиткеч үрнәк! Аларның максатчанлыгы, команда рухы һәм җиңүгә омтылышы зур хөрмәт уята. Сафиннар гаиләсенә яңа спорт рекордлары, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм нык сәламәтлек телибез!

ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов


Нет комментариев