Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Гафу ит, улым»: Баласы питбайкта бәрелеп үлгән әти кеше мәет каршында үксеп елаган

***

Фото: Башкортстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте, https://www.bashinform.ru

26 августта Уфада көндезге 16:00 сәгать тирәсендә «Кайо» питбайкы белән идарә иткән 12 яшьлек малай Башкорт Кавдивизиясе урамы буйлап хәрәкәт иткән. Хезмәт Геройлары бульвары белән кисешкән урында питбайк «Инфинити» автомобиле белән бәрелешкән. Бу хакта «Башинформ» яза.

«Инфинити» машинасы руле артында 29 яшьлек хатын-кыз булган, дип хәбәр иткән Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.

Якынча мәгълүматларга караганда, питбайк белән идарә иткән яшүсмер «Инфинити» автомобиленә юллар кисешкән урында юл бирмәгән.

Балигъ булмаган үсмер малай юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Фаҗига кадрлары социаль челтәрләрдә таралган. Кадрлардан күренгәнчә, һәлакәт урынында кайгыга баткан әти кеше улының мәете каршында тезләнеп, үксеп елый-елый гафу үтенгән.

Фото: соц. челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев