Габделфәт Сафин: «Яратсаң, хатын беркайчан да җенгә әйләнми ул»
Яшәеш

Габделфәт Сафин: «Яратсаң, хатын беркайчан да җенгә әйләнми ул»

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинны яңа яктан ачу һәм ниндидер көтелмәгән сорау белән шаккатыру җиңел түгел: үзе «Акчарлак» газетасын гамәлгә куйган һәм журналистлар штаты тоткан нәшир. Шуңа күрә дә бу интервью күпмедер дәрәҗәдә үземне сынау булгандыр, интервью барышында аның күңелсезләнгәнен күрсәм, «туктыйм» – ике кулымны күтәрергә әзер булып килдем. Андый хәл булмады. Шулкадәр кызып сөйләшкәнбез, без сөйләшкәндә, хатыны Рузилә дә кереп баскан икән, ялгыш кына үзе сүзгә кушылмаса, аны да күрмисе идек, видеооператор белән фотограф та онытылган.

- Габделфәт, вакыт машинасы булса, кайсы чорга барып кайтыр идегез?

- Совет чоры баласы буларак... артка таба барырга ярамыйдыр инде... шулай да совет чорына кайтыр идем.

- Бүгенге акылыгыз һәм тәҗрибәгез беләнме?

- Әйе, дөрес әйтәсең, бүгенге халәт һәм тәҗрибә белән совет системасында яшәр идем. Кытай иле алдынгы, алга киткән совет социалистик иле булып калды. Безнең дә шулай булсын иде.

- Сез күреп кайтырга түгел, анда барып яшәп калыр идегезме?

- Юк, үз илемдә яшәр идем.

- Ә кайсы чорның нинди шәхесе белән күрешергә теләр идегез?

- Мөслим Магомаев белән очрашыр идем. Бик кызыклы шәхес. Аның белән сөйләшеп утырыр идем. Мин ул шәхесне бик яратам, кызыклы ул миңа. Совет чоры җырчысы бит инде ул. Аның шулкадәр популяр булып та ни сәбәпле сәхнәдән китүе кызыклы. Шуларны сорашып утырасы килә. Биографиясен дә беләм, җырларын да тыңлыйм. Шулай да сорыйсы әйберләр бар.

- Аны нәрсә белән сыйлар идегез?

- Нәрсә тели инде. Без хәзер чәкчәк дибез бит инде – чәкчәк модага керде. Чәкчәк беренче урындагы милли ризыкка әверелгән икән – барсын инде ул шулай.

- Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» әсәре бар бит инде безнең. Шул язылган вакыттан санасак, тагын 78 елдан инкыйраз җитә булып чыга. Ничек уйлыйсыз – татар кайчан да булса бетәргә мөмкинме?

- Шулай дәвам итәбез икән, күренеп тора бу инкыйраз. Якынлаша. Чөнки авылларга игътибар юк, авылларга игътибар булмагач, телнең яши алуында шик бар. Заман барган саен, авылларның беткәне күренеп тора, яшерен-батырын түгел. Эш урыннары оештырып, авылны үзгәртәбез икән, авылга икенче караш булдырабыз икән, ул вакытта әле ниндидер периодта тел сакланып калачак. Бөтен нәрсә авылдан тора. Хәзер бит инде авыл халкы шәһәр читенә тупланып бетте, шәһәргә килгән кешенең гаиләсендә баласы татарча сөйләшми. 90нчы елларда әле бу хәл юк иде: безнең балалар икесе дә рус мәктәбендә укыды, ләкин икесе дә ике телне дә яхшы белә. Оныклар белән шулай ук татарча сөйләшәбез, шулай ук тырышып карыйбыз, барып чыкмый.

- Алга таба да тырышачаксызмы? Әллә, барып чыкмый дип, кул селтәргә җыенасызмы?

- Мин үземнән торганны эшлим. Оптимизм кала. Шулай да пессимизм да килеп чыга шул. Чөнки без башкалабыз Казанда нинди генә бәйгеләр уздырып ятсак та – анысы да кирәк инде – ләкин файдасы шуның кадәр генә булачак.

- Шәхсән сез үзегез нәрсәләр эшлисез, милләтне һәм телне саклау өчен? Ярар, 2 оныгыгызны татарча өйрәтә алырсыз, бәлки. Тагын?

- Гәҗит чыгару – бу бик зур эш. Мин концертта русча сөйләшмим. Хәзер русча сөйләшәләр...

- Татар концертындамы?

- Әйе. Русча алып баралар...

- Татар җырчыларымы?

- Әйе. Ул модага да кереп китәчәк...

- Минем башыма барып җитми әле. Татар концертын, русча алып барып, татарча җырлап кына куялармыни?

- Әйе. Электән әйтәләр иде бит: «Театр артистлары сәхнә артында русча сөйләшә, чыгып, татарча уйныйлар», – дип...

- Ә сез андый русча алып баручыларга: «Ай, энем, сеңлем, дөрес эшләмисең», – дип әйтәсезме?

- Юк. Алай әйтүнең мәгънәсе юк. Андый кисәтүләр хөкүмәт югарылыгында гына ясала ала.

- Шулар-шулар шулай итә... дип тә әйтмисез инде.

- Әйтмим. Битарафлык инде... Халык аны кабул итә икән... Берсе дә сәхнәгә әллә нәрсәләр ыргытмый бит, матур гына тыңлап утыралар. Алга таба да шулай барачак. Бу да – замананың үзгәрүе. Заманадан тора.

- Кешеләрдән дә тормыймыни?

- Кешеләре – бу заманныкы.

- Гәҗит чыгару, дидегез, ничек уйлыйсыз, 100 елдан, әйтик, Габделфәтне искә алсалар, «нәшир» дип искә алырлармы, «җырчы» дипме? Һәрхәлдә, үзегезне тарихта калам дип уйлыйсыздыр бит инде?

- Безнең атаклы артистыбыз Шәүкәт Биктимеров бар иде. СССРның халык артисты! Аны кем искә ала? Искә алучы бармы?

- Бар.

- Искә алу кичәләре үтәме?

- Былтыр Казан театр училищесына аның исемен бирделәр.

- Әйе, яхшы булды анысы.

- Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериал төшерәләр. Беркөнне генә Олег Фазылҗановның ватсап статусында күземә чалынды – «Без бу кадрларны Шәүкәт Биктимеров туган йортта төшерәбез», – дип сөйләде. Олегның күпме язылучысы Шәүкәт абыйны искә төшереп куйгандыр. Димәк, бик пессимистик уйламыйк.

- Кеше хәзер «бүген ничек яшим дә, иртәгә ничек яшим» дип яши. Үткәндә калган шәхесләргә, тарихка борылып карау заман барган саен бетмәсме икән, дим мин. Артка борылып карарга берәүнең дә вакыты калмаячак. Тормыш ул – сынау урыны. Бүген мин аны «выживание» дип атыйм. Кеше балалары турында уйлый, иртәге көн турында уйларга тиеш. Кичәге көне турында берәү дә уйламый.

- Безнең музейлар булдыруыбыз, борынгы йортларны торгызуыбыз киләчәк өчен эшләүдер ич. Алар кирәкми булып чыгамыни?

- Кирәк. Ләкин халыкны, беренче чиратта, бүгенгесе һәм киләчәге кызыксындыра. Халыкны, массаны... Каюм Насыйри урамыннан үтеп киткәндә, ул бөек мәгърифәтчене искә төшерергә мөмкин, ләкин, беренче чиратта, иртәгәге көне турында уйлаячак.

- Шулай да, 100 елдан Габделфәт Сафинны белсеннәр иде, дип телисезме?

- Искә алсалар, әйбәт инде. Икесен бергә кушып, «җырчы һәм нәшир» дисәләр, тагын да шәп... Газет чыгару – ул электән үк байларның меценатлык эше булган. Хәзер газетаны модада түгел дисәк тә, Америкада «Нью-Йорк таймс» чыгып килә. Димәк, алга киткән гаджетлар илендә газета яши. Шуның кебек «Акчарлак» та, еллар үткән саен, укучысын киметмичә калыр төсле тоела миңа. Еллар үткәч тә, шундый җырчы бар иде һәм шундый газета бар иде, дип сөйләрләр, бәлки.

- Ягъни, сезнең газета бизнестан бигрәк мәгърифәтчелек булып чыгамы?

- Без аңа беркайчан да бизнес дип карамадык, ул сүзне кулланмадык. Чыгара башлаганда ук сметалар төзеп ятмадык. Кайдан килә ул газета ярату, дисәгез, әти эштән кайткач, бөтен газеталарны укып чыга да – без бөтен газеталарга языла идек – иң гыйбрәтле язмаларны безгә кычкырып укый иде. Әнинең «һай, җаным» дип тыңлап утырганы исемдә. Балачактан ук «Яшь ленинчы»ны алдыра идек, бер сүзен дә калдырмыйча укый идем. Үзем дә яза идем, Роберт Миңнуллин исеменнән җавап килгәне әле дә исемдә. «Әле монысы килеп бетмәгән», – дип җавап биргән иде.

Газета чыгару өчен, аның башында торган кешенең интеллекты зур булырга тиеш. Без Рузилә белән танышкач, ул миңа район газетасына язган мәкаләләре, шигырьләре җыелган папканы күрсәтте. Мин аларны кызыксынып укып чыктым. «Боларны беркемнең дә болай укыганы юк иде әле», – диде ул. Газеталар яраткан 2 кеше бергә яши башлагач, уй-хыяллар тәңгәл килде. Газета башында кемнәр тора – шуңа карап, тиражы да була. Әлбәттә, журналистлар командасы эшли. Ул команда да җитәкчегә карап туплана. Тарту көче законы эшли монда.

Шулай бик кызык килдек без бу газета чыгару эшенә, һәм без аны бик яратып эшлибез. Иң беренче чиратта халыкны яратып эшләү һәм халыкка ярдәм итү, аларның проблемаларын чишү, шул чишү барышында каршы якка да ихтирам белән карау кирәк. Газетада кеше рәнҗетү булырга тиеш түгел – безнең төп принцип шул.

- Халык кемнедер пычратканны да, сүккәнне дә ярата кебек – социаль челтәрләрдә дә төрлесен күрәбез. Димәк, сезнеңчә, беркемне дә ачуландырмыйча да эшләп була?

- Баланс кирәк. Гел батыру өстендә эшләргә ярамый. Доренко дигән журналист бар иде, гел Мәскәү мэры Лужковны сүкте. Сүгеп, ул аны эшеннән ала алмады, Лужков әле Доренкодан соң да күп эшләде. Вакыты җиткәч, җитәкче үзе дә күрә яшь кеше кирәк икәнен. Гел негатив чәчеп торуның мәгънәсе юк.

- Габделфәт җырламаса, газета чыгарып кына баеп булыр идеме икән?

- Алар – берсенә берсе ярдәм итүче ике юнәлеш. Җырламыйча торсаң, газета эшен алып баруы да авырая. Чөнки хәзер чыгымнар бик зур. Концертлар «Акчарлак»ка ярдәм итә, «Акчарлак» та миңа ярдәм итә. Шулай бара.

- Почталар мәсьәләсе дә авырлашты бит әле авылларда. Газета тиражында ул да сиздерәдер үзен.

- Тагын шул авыллар темасына әйләнеп кайтабыз. Авылга игътибар беткән саен, милләткә авырая. Бу турында Минтимер Шәрипович белән дә сөйләшеп утырган булды. Мин әйтәм: «Без Татарстанда авыл хуҗалыгын үзебезчә генә алып бара алмыйбызмы?» – дигән идем. «Юк, ул – необратимый процесс», – диде. Кире кайтып булмый, дигән икән, ул – олпат кеше, ул белә. Ни кызганыч... Почта һәм мәктәпләр буенча гына булса да, ярдәм булсын иде.

- Нинди борчу, куркуларыгыз бар? Нәрсәдән дә булса куркасызмы?

- Илләр арасындагы дошманлык артырмы икән, дип борчылам. СССР вакытында бар да әйбәт, бар да дус иде. Брежнев барып кайта иде дә үбешеп... Илләр арасында дуслык булырмы – шундый борчу бар. Ләкин бу – бездән тора торган әйбер түгел, шуңа мин аны курку димим. Бу – гомуми борчылу, ләкин көне буе шуны уйлап борчылып йөрү дигән сүз түгел. Бу инде халыктан тормый. Халык тынычлык кына тели. Һәр милләтнең, башка милләтләрне хөрмәт итеп, үзенчә яшисе килә.

- Борчылу дигәннән, быелгы җылы кышка карап, глобаль җылыну дип борчылмыйсызмы?

- Барыбер кыш булмый калмый дибез инде. Юк, юк дисәк тә, кар явып куя бит әле. Глобаль үзгәрешләр бара, әлбәттә. Ләкин кәефне тышкы һава торышыннан гына алырга калса, булмый инде. Кешенең эчке дөньясының үз кәефе булырга тиеш.

- Олыгаеп, олпат яшькә барганда «баш югалтып» гашыйк булу куркынычы бармы?

- Гашыйк булу? Гашыйк булдылар инде... һәм бик күп булды андый кешеләр, әйбер бүлешеп, сугышып, талашып, судлашып... аннары үлеп тә китә кеше.

- Сезнең акыл җитә инде, әйеме, андый җүләрлек эшләмәскә?

- Акыл җитә, Аллага шөкер, гашыйк булмаска. Моңа безнең ислам диненең файдасы бар. Өч нәрсәне яшер, ди: күзне, телне теш арасына һәм өченче әйбер – билгеле инде. Бу өч әйберне яшерсәң, табигатькә гашыйк булу кала. Кеше төзегән биналарга түгел, Аллаһы бар иткән табигатькә гашыйк булырга кирәк. Бу заманда гаиләң һәм кайчандыр яраткан хатының белән дус-тату булып яшәүдән дә дөрес юл юк. Тигезлек булсын! Үз гаиләңне яратырга кирәк!

- Хатының «җен карчыгына» әверелмәгәч, әйбәт ул сиңа (дидем Рузилә Сафинага карап. – авт.).

- Яратсаң, хатын беркайчан да җенгә әйләнми ул. Яшәгән саен мәхәббәт кими, диләр, юкка чыга, диләр. Алай түгел. Яшь чагында кешеләр тәңгәл килгән икән, мәхәббәт гомер буе дәвам итә.

- Соңгы тапкыр кайчан, хәләл акчагызны түләп, ниндидер мәдәни чарага кергәнегез бар?

- Күптән юк инде.

- Рузиләне театрда күргәлим. Ә сезне күргәнем булмады.

- Театрга йөрим дип мактана алмыйм. Чөнки... Елга 3-4 тапкыр барыладыр. Ләкин мин аннан илһамланып кайттым дия алмыйм...

- Ни өчен?

- Чөнки без студент вакыттан ук Камал театрының иске бинасына – хәзерге Тинчурин театрына йөрергә өйрәнгән. «Әлдермештән Әлмәндәр»не карарга көн саен төшәбез бит, малай. Иң өстән – өченче каттан басып карыйбыз. Ярар, «Әлдермеш...» – ул инде шедевр, «Әни килде»не, «Сүнгән йолдызлар»ны да карый идек. Кат-кат карый идек. Мәсәлән, минем «Ирония судьбы»ны да һәр елны утырып карамасам, күңелем булмый. Ул – шундый шедевр. Ул канга сеңгән. Анда «душа», артистлар да анда уйнамый, яшиләр. Хәзер драматургия бар, дип тә әйтә алмыйм. Бер Илгиз Зәйниевтан көтәбез инде. Миңа туры килгән спектакль юк. Хәзер драма артистлары шәхес булып та китә алмыйлар. Истә кала торган андый роль уйнамагач, ничек шәхес булсын алар?!

- Нәрсәгә акчага жәлләмисез?

- Сәламәтлеккә. Сәламәтлекне сакларга һәм үземне формада тотарга акча жәлләмим. Мәсәлән, массажист бер массаж өчен 5000 сум ала икән, мин аңа ул акчаны жәлләмим. Чөнки ул массаж миңа алга таба эшләү өчен кирәк. Чаңгым искерде һәм нык тотмый башлаган икән, яңаны алам.

- Нәрсәгә жәллисез?

- Яшь чагында кызлар белән йөрисең бит инде, берсе, икенчесе белән... Монысы ошамый, тегесе торып торсын дисең. Минем бер кызга да чыгым чыгарганым булмады. Бер букет та алганым булмады.

- Акча юклыктанмы? Әллә...

- Белмим нәрсәгәдер. Бу – саранлык та түгел. Кирәк дип уйламаганмын.

- Ягъни, үз бәягезне югары куйгансызмы?

- Әйе. Бер тиен дә акча чыгарганым юк. Байлар, әзрәк баеп китсә, кылана башлыйлар – андый әйбер бар бит инде. Мин каяндыр көтмәгән җирдән акча килеп төшсә, туганнарга, мохтаҗ кешеләргә булышам, редакциядәге журналистларга, штаттагы артистларга премия биреп куя алам. Уфада бер елны минем иҗатымны яратучы бер бай кеше алып китте... нәрсә әле ул уйный торган җир? Әшәке әйбер.

- Гөнаһ нәрсә ул сезнең өчен?

- Гөнаһ ул – бәндәләргә начарлык кылу. Мин концертта да гел әйтәм: кешегә файда китерәбезме – билгесез, иң мөһиме – зыян салмаска. Кабат «Акчарлак»ка әйләнеп кайтам. Газета ул – зур инструмент. 25 ел дәвамында атна саен 32 мең кешегә тарала. Элек 40 мең иде. Хәзер бит концертлар куялар да «безне 10 мең кеше карады» диләр. Ә безне атна саен 32 мең кеше «карый». Бу – бик җаваплы. Без Рузилә белән журналистларга да гел әйтеп торабыз: кешегә бик сак кагылырга кирәк. Рәнҗетмәскә! Рәнҗетү – гөнаһ. Бөтен нәрсә язылып бара. Савапны һәм гөнаһны ике җилкәдә ике фәрештә язып баруы турында ислам динендә булмаган кешегә дә билгеле. Мин шулай уйлыйм.

- Җитәкче буларак, үзегездә кул астындагыларны рәнҗетмимме икән дигән курку-борчылу бармы?

- Алар үзләрен рәнҗетергә һәм каты итеп әйтергә урын калдырмыйлар. Без бит – коллегалар, һәм барыбыз да бертигез. Безнең җитәкчелек итү манерасы чиновникларча түгел. Үзебезне алар белән бер дәрәҗәдә тотабыз. Без үзебезне шулай тотканга күрә, алар безне ихтирам белән җитәкче итеп тота.

- Авыр вакытларда, сәхнәгә чыгып, күңелегез белән елап җырлаган чакларыгыз булдымы?

- Әни үлгәннең икенчеме-өченчеме көнендә Уфада концертым иде. Әнине җирләдек тә Уфага киттек. Сәхнәдән кереп китмәдем, ләкин «Әни» дигән җырны, күңелем тулып, бик авыр җырлаганым истә калган.

- Күз тиюгә ышанасызмы?

- Ышанам.

- Сез оныкларга бабаймы, дәү әтиме?

- Дәү әти.

- Оныкларның башка буын, башка чор кешесе икәне сизеләме?

- Башка чор кешесе булмыйча... Буыннар аермасы бар. Безнең буын үзе үскән замандагыча күрә, әмма алай булмый икән. Ул вакыттагы тәрбиядә бернинди начарлык юк, тик ул бу заманга тәңгәл килми. Кечкенәдән балага эш йөкләргә кирәк. Без бит эшләп үстек. Әллә нинди уеннар уйнасак та, ЧП килеп чыкмый иде. Берәүнең дә баш мие дә селкенми, кулы да сынмый. Хәзер безнең замандагыча уйнасалар, әллә нишләп бетерләр иде. Кеп-кечкенәдән ат җигәргә өйрәнә идек, берәү дә кысылып калмады. Каникулларда эшлидериек. Бозауны илтеп арканлау, су эчереп кайтулар – балаларның бурычы иде. Хәзер шушы аермаларны күрәсең дә, куркыныч булып китә.

- Шушы эшләрне балаларыгыз Әдилә белән Зөлфәт авылга җәйге каникулларга кайткач эшләделәрме?

- Әдилә авылны белә, әле дә ярата. Эшләде дип әйтеп булмый, әмма ләкин ул авылга якын булып калды. Авыл ул – авыл инде. Авыл ул хезмәт сөючән һәм чыдам итеп тәрбияли.

Әнгам Атнабаев әйтмешли:

Туган авылыбызны сагынып,

Авыз суыбызны агызып,

Күз яшьләрен хәтта тамызып,

«Кайтам» диеп җырлар язабыз,

Гонорарын алып салабыз да

Калабызда торып калабыз.

Гениаль сүз әйткән, әйе.

- Сез кешенең начарлыкларын, этлекләрен онытасызмы?

- Онытам. Аңа көлеп кенә карарга кирәк. Без гәҗиттә дә кешене батырмыйбыз, дидем бит. Китап язылса да – шул система. Барьер үткән саен көчәясең, аңа карап шәлперәергә кирәкми. Аяк чалучылар булса да...

- Инде бу яшькә җитеп, үз дәрәҗәгез булгач та, аяк чалучылар бармы?

- Юк, мин бит беркайчан да шоу-бизнес эченә кермәдем. Миңа концерт буласы урынны яшьләр алып бетергәнче алып өлгерергә генә кирәк. Иң мөһиме – шул!

(Кыскартып алынды)

Интертат


Нет комментариев