Яшәеш

Фаҗига: 2 яшьлек бала уксус эчеп вафат булган

***

Екатеринбургта 2 яшьлек бала әнисе бәдрәфкә кергән арада уксус эчеп вафат булган.

21 яшьлек хатын-кыз Пашаны кухняда калдыра, анда ул 70% уксус шешәсен таба. Кычкырган тавышны ишетеп, әнисе елап утырган бала янына чаба һәм шешәне күрә.

Ашыгыч ярдәм тиз килүгә карамастан, 4 сәгатьтән табиблар реанимациядә сабыйның үлемен теркәгән.

Хатын-кыз шок хәлендә һәм сөйләшә алмый.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

 


Нет комментариев