Эшкуарга 62 млн сумга җир белән афера уздырганы өчен хөкем карары чыгардылар
Яр Чаллыда 64 яшьлек «Татарстан» отеле хуҗасы һәм «Маленькая страна» бистәсе инвесторы Валерий Чулаковка РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча «Мошенничество» маддәсе буенча хөкем карары чыгардылар.
Фото: Челнинские известия
Суд ачыклаганча, 2023 елның 9 октябреннән 2024 елның 1 февраленә кадәр Чулаков алдап Тукай районында муниципаль җир кишәрлекләренә хокук алган.
Җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә муниципаль берәмлеккә 62 млн. сумнан артык суммага матди зыян салынган. Кыйммәтле җирләргә милек хокукы мошенникка рәсмиләштерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев