Эшсезләрне теркәү буенча үзгәрешләр
Хөкүмәт эшсезләрне теркәүнең вакытлыча кагыйдәләрен үзгәртте.
1 июньнән халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә куйганда, эчке эшләр министрлыгыннан белешмәләр соратып ала башлаячаклар. Моннан тыш, ЗАГС реестры аша эшсезләрнең балаларын теркәү турында мәгълүмат тикшереләчәк. Әгәр гражданин биргән ЗАГС һәм эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлар арасында каршылыклар ачыкланса, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшсезлек буенча элек билгеләнгән пособиене яңадан исәпләп чыгарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев