Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эш эзләп тозакка эләккән

Ялганчылар кармагына эләгүен аңлаганнан соң, хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә...

Агымдагы елның мартында Яшел Үзәндә яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз эш эзләү кушымтасындагы вакансиягә җавап калдыра. Берникадәр вакыттан соң аның белән социаль челтәрдә билгесез хатын-кыз элемтәгә чыга, ул өстәмә акча эшләү өчен проектка керергә тәкъдим итә. Аннан соң техник ярдәм хезмәткәре аңа берничә кушымта урнаштыруны сорый һәм биржада «сделка»лар ачарга өйрәтә. Аның җитәкчелегендә яшел үзәнле крипто-кошелекны ничек итеп тулыландырырга да өйрәнә.

Инвестицияләү нигезләре аңлатылганнан соң, бу хатын-кыз­ны тагын да зуррак керем алу өчен кредит рәсмиләштерергә күндерәләр. Ул ялган брокерга ышанып, төрле банкларда берничә кредит рәсмиләштерә, туганнарыннан да бурычка акча ала һәм аларны әйтелгән исәп-хисап­ларга күчерә. Нәтиҗәдә, ул 2,5 млн. сум акча югалта.
Ялганчылар кармагына эләгүен аңлаганнан соң, хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы тикшерү бүлеге тарафыннан әлеге факт буенча РФ ҖКның 159нчы маддәсенең 4нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Акчаларыгызны таныш булмаган затларга, әллә нинди алтын таулар вәгъдә итсәләр дә, ышанып тапшырмагыз. Чөнки хәзерге заманда явыз ниятле кешеләр күбәйгәннән күбәя. Интернет челтәре аларның «эш урынына» әйләнеп бара. Криптовалюталар белән алдап корбаннарны җәлеп итү алар өчен аеруча табышлы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев