Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты Эмиль Талиповның әтисе вафат булган.
Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры хәбәр итте. Эмиль Талиповның әтисе – ТР атказанган укытучысы Мансур Талипов.
«Ходай сезгә авыр хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен. Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын!», – диелә театр бастырган кайгынамәдә.
Эмиль Талиповның һәм гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
Чыганак:Ватаным Татарстан
Нет комментариев