Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Эльмира Кәлимуллинаның гаиләсендә күңелсез хәл килеп чыккан

«Кичәге кичебез ДРКБда узды.»

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина һәм хореограф Евгений Ксенофонтовның уллары кечкенә Мурад белән күңелсез хәл килеп чыккан. Сабый аягын имгәтеп, аларга табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән.

«Кичәге кичебез ДРКБда узды. Травматологлар компаниясендә. Йокларга ятар алдыннан Мурад коридор буйлап чабып китте һәм, егылып, аягын имгәтте.

Аягына баса алмый, авырта, ди. 5 көн көтәргә куштылар, аннан соң үзе үтәчәк, дип тынычландырдылар», – дип язды Эльмира Кәлимуллина социаль челтәрләрдә.

Сабыйның тизрәк тернәкләнүен теләп калабыз.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев