Эчмәгез, кыйммәткә чыга
Яшел Үзән районының айныткычларында койка-урыннар бәясе иң кыйммәте.
2022 елга Татарстанда койка-урынның бәясе 617,85 сум дәрәҗәсендә расланган булса, 2023 елда ул 825,37 сум тәшкил итәчәк. 2024 елда койка-көннең бәясе — 826,19 сум, 2025 елда 828,88 сум тәшкил итәчәк.
Билгеләнгән бәя нормативына төрле факторлар буенча бәяне арттыручы коэффициентлар каралган. Яшел Үзән районы айныткычларында иң югары коэффициент — 1,5. Биредә койка-көннең бәясе 1 239 сум тәшкил итәчәк. Иң арзанлы айныткычлар — Казанда һәм Чаллыда – көнгә 742 сум (коэффициент — 0,9 сум).
Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, эчмәгез – айныткычка эләксәгез бик кыйммәткә төшә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев