Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Дуслык ордены һәм мактаулы исемнәр: Путин Татарстанның өч вәкилен бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның өч вәкилен дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында указ имзалады.

«Ак Барс Девелопмент» компаниясенең генераль директоры Марат Шагитов хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Казан олимпия резервы училищесы тренер-укытучысы Рафис Әхмәтгәрәевкә «Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты Халыкара мөнәсәбәтләр һәм дөнья тарихы югары мәктәбе кафедрасы профессоры Андрей Ершов «Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Новый Век

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев