Яшел Үзәннең «Доверие» тернәкләндерү үзәгендә «Холокост корбаннарын искә алу көне» тематик дәресе үткәрелде.
Бу уңайдан «Холокост турында хәтер» виртуаль күргәзмәсен дә оештырдылар һәм балаларга яһүд һәм рус халкы өстеннән фашистларның куркыныч гамәлләре турында сөйләделәр.
Чара ахырында балалар фәрештәләр, рәсемнәр ясады һәм фашистлар кулыннан һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып, шәмнәр кабызды.
Нет комментариев