Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге башлыгы кулга алынды

Татарстанда Эчке эшләр министрлыгының УЭБиПК һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең төбәк идарәсе хезмәткәрләре ришвәт алу фактын ачыкладылар.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе лицензияләү бүлеге башлыгына ришвәт алуда гаепләү белдерелде, аның белән бергә биоресурслар буенча республика Дәүләт комитеты инспекторы да җинаять эше буенча кулга алынды.

Ришвәт биргәннән соң эшмәкәр Казанда ике сәүдә ноктасы өчен алкоголь продукциясен сатуга рөхсәт кәгазьләрен алган.

Тоткарланучыга карата "Башлангыч килешү буенча бер төркем затлар тарафыннан зур күләмдә ришвәт алу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев