Данир Сабиров төркемендә күңелсез хәл
Данир Сабиров баянчысы Роберт турында: «Без чыдый торганнар»
Мәскәүдән Уфага самолетта очканда җырчы Данир Сабировның музыканты Роберт аңын җуйган. Аңа очкычта беренче медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Ходайның рәхмәте! Минем артта утырган ханым табиб булып чыкты. Баштан ул әйткәннәрне тыныч кына үтәдек. Бу видеоларны янымда утырган кыз төшерде.
Аннан стюардесса: “Пассажирлар арасында медицина хезмәткәрләре бармы, ярдәмегез кирәк" дип, мөрәҗәгать иткәч, бер ир белән тагын бер ханым ярдәмгә килде.
Ике рәт арттарак паникер ханым кирәкмәсә дә биш тиенен кыстырып торды, табиблар катырак әйткәч кенә авызын япты. Файдаң булмаса, хотя бы мишәт итмә дип уйлыйм мин үз эшенең осталары булганда... Әмма бер нәрсә үзгәрешсез кала. Роберт белән 2004 елдан бирле дуслар без: ул мине һәм мин аны беркайчан да авыр вакытта калдырган булмады! Кайгысына да, шатлыгына да чыдый алабыз. Как говорится, брат, и тебя вылечим и меня вылечим, - дигән шоумен.
Чыганак:tatartoday
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев