Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чүп контейнеры белән өй арасы нинди булырга тиеш?

Чүп мәйданчыклары һәм йортлар арасындагы ераклыкка карата бәхәсләр киң таралган күренеш

Сорау-җавап

Кайбер милекчеләр артык ераклык уңайсызлыклар тудыра дип зарланса, икенчеләре исә якынлык төрле йогышлы авырулар таралу, бөҗәкләр, кимерүчеләр һ. б. үрчү өчен куркыныч дип аңлата. Шулай да ераклык чынлыкта нинди булырга тиеш?

Закон базасы

Контейнер мәйданчыгыннан йортка кадәр урнашу арасы 2.1.3684-21 санитар кагыйдәләре белән көйләнә. Күрсәтелгән кагыйдәләрдә, ягъни 4нче пунктта йорттан контейнер мәйданчыгына кадәр минималь һәм максималь ераклыкка таләпләр каралган.
Минималь ара – 20 метрдан да ким түгел, ә максималь – 100 метрдан да артык түгел. Әгәр чүп-чарны җыю аерым булса, минималь ара 8 метрдан ким булмаска тиеш. Күрсәтелгән таләп­ләр күп фатирлы йортларга гына түгел, ә шәхси торак йортларга, шулай ук санитар кагыйдәләрнең 4нче пунктында каралган башка корылмаларга да кагыла.
Бу пунктта шулай ук таләпләргә искәрмәләр дә каралган. Мәсәлән, әгәр әлеге таләпләр буенча контейнерларны урнаш­тыру мөмкин булмаса, ул чакта 25%тан артык булмаган киметү рөхсәт ителә.


Әгәр дә чүп контейнерлары кагыйдәләр буенча урнаштырылмаса, хезмәт күрсәтүче оешмага РФ Административ хокук бозу буенча җаваплылык куркынычы барлыкка килә. Мондый мәсьәләләр махсус комиссия булдыру юлы белән хәл ителә.

Суд практикасы


Күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтүче оешма судка РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3нче маддәсенең 1нче өлеше буенча административ җавап­лылыкка тарту турында карарга шикаять белән мөрәҗәгать итә. Ул үзенең шикая­тендә чүп контейнерларын кагыйдәләр буенча урнаштырырга мөмкин булмавын чагылдыра.
Оешма контейнерларны кагыйдәләрне бозып урнаштырырга мәҗбүр була, чөнки булган шартлар шуны таләп итә. Әмма бу фактлар буенча оешма судка дәлилләр китермәгән, киресенчә, контейнерларны кагыйдәләр буенча урнаштырырга мөмкин булуы ачыкланган. Карау нәтиҗәләре буенча шикаять канәгатьләндерелмичә калдырылган.


Нәтиҗә


Чүп-чарны җыю өчен контейнер мәйданчыгы урнаштыру СанПин 2.1.3684-21дә каралган таләпләргә туры килергә тиеш.
Кагыйдәләр буенча, әгәр ул 25% тан артмаса, араны киметү рөхсәт ителә. Әгәр төзелеш таләпләрне үтәүгә комачаулый икән, урнаштыру мәсьәләсе махсус комиссия тарафыннан хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев