Чиләбедәге балалар бакчасында фаҗига
Чиләбедәге балалар бакчасы җитәкчесе урынбасары ике улын 6нчы каттан ташлаган, аннан үзенә кул салган.
Фаҗига 14 июньгә каршы төндә шәһәрнең Металлургия районындагы Богдан Хмельницкий урамында була. Хатын-кыз үзе һәм аның 2019 елгы малае шунда ук һәлак була, олы баласы умыртка баганасын һәм оча сөяген берничә урыннан сындыра. Хәзер ул реанимациядә. Билгеле булганча, ханым Чиләбедәге бер балалар бакчасында җитәкче урынбасары булып эшләгән, шунда ук аның кече улы да йөргән. Гаилә учетта тормаган, социаль ярдәм сорап та мөрәҗәгать иткәннәре булмаган. Күршеләре әйтүенчә, ханым өч ай элек иреннән аерым тора башлаган. Фаҗигага кадәр аның ире белән талашып, фатирга кертмәвен дә күргәннәр. Ире «Сәламәтлеккә пңлы рәвештә зыян салу» маддәсе буенча хөкем ителгән булган. РФ Тикшерү комитеты РФ ҖКның 105 маддәсе («Үтерү») буенча җинаять эше кузгаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев