Быел күп балалы гаиләләргә бер мәртәбә субсидия биреләчәк
Быел «Догазификация» программасы кысаларында бер мәртәбә бирелә торган субсидия I һәм II төркем инвалидларга, инвалид балага, күп балалы гаиләләргә, җан башына уртача кереме 19000 сумнан түбәнрәк булган гаиләләргә йорт биләмәсе чикләре эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендә газ җиһазлары сатып алу буенча 100 000 сумнан артмаган факттагы чыгымнар күләмендә бирелә.
Субсидия гражданнарга 2021 елның 21 апреленнән соң төзелгән әлеге төр эшләргә килешү булганда бирелә ала. Исәп-хисапта җир кишәрлеге чикләре эчендә газлаштыру буенча проект һәм төзелеш-монтаж эшләре (газ кертүләрне һәм йорт эчендәге газ челтәрләрен урнаштыруга), йорт эчендәге газ җайланмасыннан (һәр төрнең бер исеменнән дә артык түгел) һәм газны исәпкә алу приборларын сатып алу чыгымнары исәпкә алына. Бер йортка мондый субсидия бер тапкыр гына бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев