Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Булат Бәйрәмов: «Кызларым белән мөнәсәбәтләр үзгә»

Кызлар – әтиләрен, әтиләр кызларын ныграк ярата, диләр. Аларны ниндидер күзгә күренми торган җепләр бәйли, имеш. Бу чыннан да шулаймы? Кыз әтисе булу – ничегрәк ул? Әти белән кыз арасында серләр була аламы? Бәйрәм сораштыруында әнә шул хакта сөйләштек.

«Сәгатьләр буе сөйләшеп утыра алабыз»

Булат Бәйрәмов, артист (3 кыз әтисе):

– Кызларым белән мөнәсәбәтләр үзгә, әлбәттә. «Әтием, без сине яратабыз», – дип кенә торалар, мин дә аларга матур сүзләрне кызганмыйм. Кызлар бит! Иң мөһиме – без бер-беребезгә тулысынча ышанабыз. Кайвакыт ниндидер сораулары булса, әниегез янына барганчы, башта миңа килегез – хәл итәрмен, дим. Аеруча олы кызым белән шулай. Таңсылу белән, гомумән, төн уртасында аш бүлмәсендә сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга мөмкин без. Чәй эчеп, серләр уртаклашып. Ләйсән дә: «Әтиегездән сорагыз. Ул рөхсәт итсә, эшләрсез», – дип кенә тора. Ул яктан бездә тәртип. Чөнки Ләйсән үзе шулай тәрбияләнгән.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев