Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләкләр сезне көтә!

Хөрмәтле «Яшел Үзән»гә язылып, яңа 2023 елда да безгә тугры калган райондашларыбыз! Инде әйтүебезчә, быел узган ел белән чагыштырганда, дусларыбыз тагын да артты – без моңа чиксез шат һәм рәхмәтле!

Язылучыларыбыз күп булгангадыр инде, бүләк уйнатуда катнашачак квитанцияләр дә күбрәк килде – аларны редакциябезгә 153 кеше юллаган иде.

 
Инде вәгъдә иткәнебезчә, 25 гыйнвар көнне сәгать унда подписчикларыбызга дип әзерләп куелган шәп бүләкләребезне туры эфирда уйнаттык. Кемнәр аны шул минутларда күзәтә алмыйча калды, рәхим итеп ВКонтакте төркемебезгә кереп, язмада карый аласыз.
Шулай итеп, «Яшел Үзән» газетасын алдыручы бүләк откан бәхетле райондашларыбыз билгеле булды. Аларны җирәбәдә компьютерда махсус программа сайлап алды. Һәммәгезне дә котлыйбыз, дуслар! Түбәндә китерелгән исемлектәге бүләк отучыларны редакциябездә көтеп калабыз. Һичшиксез, безнең газетабызны алдыручы һәрберегезне бүләклисебез, шатландырасыбыз килә, әмма аның кадәр мөмкинлегебез юк. Җирәбәгә чыкмаучыларның кәефләре кырылмагандыр дип ышанабыз, чөнки бүләк оту өчен түгел, ә кулыгызга «Яшел Үзән» газетасын аласыгыз килгәнгә язылгансыздыр дип беләбез. Ә бәхет ул бер елмаймаса, бер елмая – алдагы яртыеллыкларда да бүләкләр уйнатасыбыз бар бит әле, Аллаһ боерса! Шулай бергә булыйк та, дөньялар тыныч булсын! 

 

№саны Исем, фамилия Откан бүләге 

Яшәү урыны Җирәбә саны Откан бүләге
1 Газизова Раушания Олы Ачасыр 122 Тостер
2 Садриев Наил Татар Танае 36 Инструментлар
җыелмасы
3 Миңнегазиев Хәбир Норлат 82 Машина тузан
суырткычы
4 Мөхәммәтшина Фәһимә Күгәй 146 Термо-сумка
5 Хафизова Рүзилә Бакырчы 99 Поход кәнәфие
6 Гыйсмәтуллин Рәис Яшел Үзән 152 Электровафельница
7 Шакирҗанова Л.Г. Яшел Үзән 110 Пар үтүге
8 Хәкимова Р.А. Яшел Үзән 48 Фонарь
9 Хөснетдинова Зәфнүнә Бәчек 148 Пар чиләк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев