Төтен торбасы - янгынның сәбәбе.
Бүген төнге сәгать икеләр тирәсендә Горький урамында янгын чыга. Барысы да мунчадагы төтен торбасыннан башлана.
Хуҗалар, төтен исен сизеп, йокыларыннан уяна һәм мөстәкыйль рәвештә утны сүндерергә тырыша. Ләкин янгын тиз арада тарала һәм мунча белән бер түбә астында урнашкан торак йортка да күчә.
Йорт хуҗалары урамга йөгереп чыгарга өлгерә, берәү дә зыян күрми. Әмма торак йорт, мунча һәм гараж, кызганычка каршы, тулысынча диярлек янып бетә.
ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге мәгълүматлары буенча, янгын сәбәбе дөрес булмаган җайланма яки мунчадагы төтен торбасының төзексезлеге аркасында килеп чыга.
Нет комментариев