Бүген төнлә Гладилов урамындагы поликлиникага һөҗүм иткәннәр
Бүген төнлә Гладилов урамындагы поликлиника сагында торучы хатын-кыз төнлә медицина учреждениесенә үтеп кергән ир-атны туктатырга тырышканда яраланган.
Һөҗүм итүче тоткарланган.
ТР буенча Тикшерү идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, бүген төнлә ир-ат Гладилов урамындагы 17 нче поликлиниканың форточкасыннан регистратура бинасына үтеп кергән. Күкрәк читлеге яраланган хатынны хастаханәгә салганнар.
РФ ҖК 30 маддәсенең 3 өлеше, 105 маддәсенең 1 өлеше (үтерүгә омтылу) буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак:Tatnews Tatar телеграм каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев