Яшел Үзәндә фәндә, спортта, сәнгатьтә һәм башка күп кенә юнәлешләрдә кече Ватанны данлаучы талантлы һәм хезмәт сөючән тырыш яшьләр яши.
Районда барлыгы 23 яшьләр оешмасы эшли, ә волонтерлар штабында өч мең ярымга якын кеше исәпләнә: алар мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм оешмаларның актив хезмәткәрләре һәм елдан-ел аларның саны арта.
Волонтерлар төрле чараларда катнаша - бу һәрвакыт зур, көчле һәм бердәм команда!
Бу бәйрәмдә сезгә ныклы сәламәтлек, оптимизм, иң кадерле хыялларыгызга һәм максатларыгызга ирешүегезне телим! - дип котлый районыбыз яшьләрен үзенең Телеграм каналында Михаил Афанасьев.
Нет комментариев