Бүген әбиләр һәм бабайлар көне!
«Яшел Үзән» газетасы редакциясе дә әби-бабайларыбызны котлый, иң мөһиме сәламәтлек һәм тыныч картлык тели.
Картаям, дип, һич тә хафаланма,
Өлкәннәрдә акыл — сабырлык.
Киңәш — ярдәм кирәк булган чакта,
Әле дә сез бар үрнәк алырлык.
Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигәндәй... Бүген әбиләр һәм бабайлар көне икән бит. Әйдәгез әле, якыннарыбызны котлап, изге теләкләребезне җиткерик, хәлләрен белешик. Кечкенә генә булса да, бүләк алып, сөендерик. Дуслар, сез дә социаль челтәрләребездә матур теләкләрегезне язып, әби-бабаларыгыз белән төшкән фотоларны урнаштыра аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев