Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Бу сезонда Татарстанда гриппка каршы 2,5 млн кешене вакцинацияләү планлаштырыла

Бу хакта бүген «Татар-информ»да июль аендагы хәзерге санитар-эпидемиологик хәл турында узган матбугат конференциясендә Татарстан Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

«Сентябрьдән башлана торган кискен вируслы һәм респиратор инфекцияләр сезоны якынлаша. Хәзерге вакытта хәл бу чор өчен гадәти. Һәр атнада якынча 4,5 мең очрак теркәлә. Әлегә грипп очраклары очрамады, ләкин бүген инде халыкны вакцинацияләү турында кайгыртырга кирәк», – дип билгеләде ул.

Любовь Авдонина республиканың 2,5 млн кешесен вакцинацияләү планлаштырылуын өстәде.

«Һәр эш бирүче коллективта инфекцияне таралмасын өчен вакцинацияләнгән хезмәткәрләрнең санын 70% тәэмин итәргә тиеш», – дип сөйләде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев